Айбаш авылыннан Гомәр Васил улы һәм Хәлисә Галләм кызы Ситдыйковлар гаиләсе өчен үтеп баручы ел юбилей елы булды. Алар бергә яшәүнең 60 еллыгын билгеләп үттеләр. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшлиләр. Берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнәләр.
Мамадыш районы ГХАТ бүлегенең кабул итү залында урнашкан саклагыч әрҗәдән акчаларны алды. Җыелган сумма Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды счетына күчерелде.
Бүген Никахлашу сараенда 10 Түбән Камада яшәүче яшь егет һәм кыз үзләренең беренче олы документларын алдылар. Паспортларны тапшыру тантанасы Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган иде.
Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова «Гаиләчелек» курсы буенча дәресләр алып баручы укытучыларның координацион советы утырышында катнашты.
7 декабрьдә Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә алтын юбилярлар - Ефимовлар гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды. Вера Ивановна Һәм Евгений Ивановичны алтын туйлары белән Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова котлады, шәһәрнең Мактау билгесен һәм район башлыгының котлау адресын тапшырды.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында «Гаиләчелек» электив курсы буенча дәрескә Никахлашу сараена сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Түбән Кама медицина көллияте студентлары килде. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән студентлар махсус сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен ачылган массаж курсында белем алалар.
Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 25нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучылары өчен «Гаиләчелек» дәресе узды.
Минзәлә шәһәрендә 14 яше тулган район мәктәпләрендә белем алучы балаларга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды. Районда тантаналы шартларда паспорт тапшыру традициясе шактый озак еллар яши.
2022 елның 6 декабрь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1800 бала туу турында акт теркәлде. 25 ноябрь көнне Комаров Александр Сергей улы һәм Наталья Василий кызы гаиләсендә кыз бала туган.
Бүген, 6 нчы декабрь көнне, 2 нче Урыссу урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә булдылар.