Никахлашу сараенда яшь түбәнкамалыларга паспортлар тапшыру тантанасы узды

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

үзләренең беренче олы документларын алдылар. Паспортларны тапшыру тантанасы Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган иде.

Паспортларын яшьләргә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре буенча бүлеге өлкән инспекторы Евгения Давыдова тапшырды. Ул укучыларга олы тормышка беренче адымнарының ныклы булуын һәм зур максатларга илтүен, безнең бөек илебезнең лаеклы гражданнары булуларын теләде.

«Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сәлахетдиновның чарада булуы яшьләр өчен сюрприз булды. Ул котлау сүзләре белән барсына да истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International