ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Түбән Кама җитәкчеләре «Яхшылык кәрзине» хәйрия акциясендә катнаштылар. Алар батыр балалар һәм ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен бүләкләр җыйдылар. Үзенең бүләкләрен кәрзингә Түбән Кама муниципаль районыны ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова да салды.

Ольга һәм Бәхтебек Бекниязовлар гаиләсен дә мобилизация күренеше читләтеп узмады. Сөйгән ярын читкә алып киткәнче, гашыйклар үз мөнәсәбәтләрен дәүләт каршында теркәп калырга ниятлиләр. Бекниязовлар никахларын гариза биргән көнне үк теркәделәр.

Көзге туй гашыйклар арасында популяр, бу гаҗәп түгел, чөнки табигать шундый чорда матур: гүзәл төсләр һәм сөйкемле пейзажларга бай.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге елның унберенче аена нәтиҗәләр ясады. Шулай итеп, ноябрь аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 7 туу очрагы теркәлгән: елның унберенче ае районыбызга 4 малай һәм 3 кыз бүләк итте.

Чистай Никахлашу сараенда бәйрәм – Римма Җәүдәт кызы һәм Артур Ринат улы Сабитовлар гаиләсенең көмеш туе узды. 25 ел элек 1997 елның 5 декабрендә Чистай шәһәренең ГХАТ бүлегендә яшь Римма белән Артур никахларын рәсмиләштереп ир һәм хатын булганнар һәм менә чирек гасыр бергә!


4
декабрь, 2022 ел
якшәмбе

Елның 11нче ае районыбызга 14 гаилә бүләк иткән. Әйтергә кирәк, бу көзнең соңгы ае өчен чагыштырмача югары күрсәткеч.

2 декабрьдә Сарман муниципаль районының Җәлил поселогында яшәүчеләр Илгиз һәм Алсу Гайфуллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бергә яшәүнең илле еллык юбилее кыйммәтле металл хөрмәтенә Алтын туй дип атала. Алтын авырлык белән казыла, шулай ук гаилә тормышы да озак вакыт вак-төякләрдән төзелә.

Теләче гражданлык хәле актларын теркәү секторында унбер айга барлыгы 43 бала теркәлгән.


3
декабрь, 2022 ел
шимбә

Туй тантанасын үткәрү өчен кайбер парлар түземсезлек белән ямьле җәйне, ә кайберләре ак карлы кышны көтәләр. Никахлашучыларның әкияти көнен алдан күрелмәгән вакыйгалар бозмасын өчен, Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда традицион инструктаж уза.

11 айда Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә 702 сабыйның тууы теркәлгән, шуларның 351е - малайлар һәм шул ук санда кызлар. Беренче балалар - 253 гаиләдә, икенче балалар - 258 гаиләдә туган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International