Бүген Түбән Кама җитәкчеләре «Яхшылык кәрзине» хәйрия акциясендә катнаштылар. Алар батыр балалар һәм ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен бүләкләр җыйдылар. Үзенең бүләкләрен кәрзингә Түбән Кама муниципаль районыны ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова да салды.
Акцияне волонтерлар көнендә – 5 декабрьдә Түбән Кама волонтерлык үзәге башлап җибәрде. Бу атнада проектка һәр түбәнкамалы үз өлешен кертә ала. 9нчы декабрьдән соң барлык җыелган бүләкне волонтерлар Түбән Каманың батыр йөрәкле кешеләренә тапшырачаклар.