Мамадыш ГХАТ бүлеге ноябрь аена нәтиҗәләр ясады

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге елның унберенче аена нәтиҗәләр ясады. Шулай итеп, ноябрь аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 7 туу очрагы теркәлгән: елның унберенче ае районыбызга 4 малай һәм 3 кыз бүләк итте.

Туган сабыйларның берсе – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар, дүрт бала – икенче һәм ике бала – өченче булып аваз салган. Иң яшь әнигә 23, ә иң яшь әтигә 28 яшь тулган. Иң өлкән әнигә 38, иң өлкән әтигә – 47 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International