Туй тантанасын үткәрү өчен кайбер парлар түземсезлек белән ямьле җәйне, ә кайберләре ак карлы кышны көтәләр. Никахлашучыларның әкияти көнен алдан күрелмәгән вакыйгалар бозмасын өчен, Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда традицион инструктаж уза.
Бүген булачак яшь парлар өчен консультацияне тантаналар бүлеге җитәкчесе Лилия Павлова үткәрде. Ул никахны теркәү тантанасы ничек узуы һәм нәрсәләргә аеруча игътибар бирергә кирәклеге турында сөйләде.
Кияү һәм кәләшләр Никухлашу сараеның яңа елга бизәлүен ошаттылар һәм гаилә альбомнары өчен фотосурәтләр ясарга ашыктылар.