Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә мобилизацияле ир-атлар катнашында 10 никах теркәлгән

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Ольга һәм Бәхтебек Бекниязовлар гаиләсен дә мобилизация күренеше читләтеп узмады. Сөйгән ярын читкә алып киткәнче, гашыйклар үз мөнәсәбәтләрен дәүләт каршында теркәп калырга ниятлиләр. Бекниязовлар никахларын гариза биргән көнне үк теркәделәр. Чөнки ирнең  мобилизацияләнгәннәр исемлеге арасында булуы билгеле бер кагыйдәләргә буйсынуны таләп итә.

Әйтергә кирәк, Мамадыш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә мобилизацияләнгән ир-атлар катнашында барлыгы 10 никах теркәлгән.

Ольга белән Бәхтебекны ике ел элек дуслары таныштырды. Аларның мәхәббәтенә – милләт тә, дин дә, бернәрсә дә комачауламаган. Ольга ислам динен кабул итә, кызы Әминә туганнан соң яшьләр шәригать кануннары буенча никах укыталар. Туйлары 2023 елның җәенә планлаштырылган, шулай ук яшьләр йорт сатып-алу эшләре белән мәшгүл булган. Әмма повестка хаты килеп төшүе, ашыгыч рәвештә барлык хыялларны төзәтергә мәҗбүр итә.

Кулына повестка хатын алган Бәхтебек үзенең китергә теләвен, тормыш иткән илен якларга кирәклеген белдергән.

Бүгенге көндә Ольга кайнанасы белән гомер итә. Алар икесе дә яраткан Бәхтебекларының сирәк, әмма бик кадерле шалтыратуларын зарыгып көтәләр. «Ул – минем горурлыгым! Минем героем!», - ди тормыш иптәше ире хакында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International