ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 14 декабрь көнендә ГХАТ орраннарының һөнәри бәйрәме һәм 105 еллыгы уңаеннан бүлектә һәм авыл советы җирлекләрендә намуслы хезмәт куйган ветераннарны хөрмәтләү чарасы узды.

Бүген «Милосердие» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу бәйрәм безнең һәрберебезнең дә язмышында үз авырлыклары булуга карамастан барыбызның да кайгырту, дуслык, мәхәббәт һәм аңлауга мохтаҗ икәнлегебезне искә төшерә.


13
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Яңа өйләнешүчеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән аның урынбасары Рәмис Хәялиев котлады.

Сәмигулла Зариф улы һәм Рауза Гариф кызы үз язмышларын 60 ел элек бәйләгәннәр. Чистай районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева Сәмигулла Зариф улы һәм Рауза Гариф кызын никахлашу сараеның тантаналар залында җылы сәламләде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Декабрь башыннан Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 39 пар гаиләләрен теркәделәр. Бүген, 2022 елның 13 декабрь аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә мобилизацияле гражданин Розинкин Александр Владимир улы һәм Ракашева Людмила Александр кызының никахлашу тантанасы узды.


12
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе гражданы паспортын алу – шәхеснең Россия дәүләтенә керүен раслаучы төп документ – югары дәрәҗә һәм бер үк вакытта җаваплылык. Бүген 12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Сарман район Советының утырышлар залында район башлыгы Фәрит Хөснуллин Россиянең 10 яшь гражданына паспортлар тапшырды.

Чирек гасыр дәвамында Гөлнара һәм Ленар Шагиевлар мәхәббәт, тугрылык һәм татулыкта яшиләр. 12 декабрьдә алар гаилә тормышының көмеш юбилеен билгеләп үттеләр.

Күптән түгел 14 яшен тутырган яшь чистайлылар тантаналы шартларда паспортлар алдылар. Россия гражданинының төп документын аларга никахлашу сараеның тантаналар залында тапшырдылар. Чараны РФ Конституциясе көненә туры китерделәр.


10
декабрь, 2022 ел
шимбә

Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасында кысаларында ярышлар ун төр буенча оештырылды. Шуларның берсе – җиңел атлетика.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International