Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасында кысаларында ярышлар ун төр буенча оештырылды. Шуларның берсе – җиңел атлетика.
Финал уеннары Казанда узды. Үз подгруппасында Мамадыш районы командасы җиңел атлетика буенча беренчелекне алды. Команда составында Мамадыш ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова чыгыш ясады.
8 декабрь көнне барлык төр буенча узган ярышларга нәтиҗә ясалды.
Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасында катнашучыларны, призерларны һәм җиңүчеләрне ТР Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары – ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов һәм ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев котладылар. Мамадыш районы командасы 467 очко җыеп 1 урынга лаек булды!