Сәмигулла Зариф улы һәм Рауза Гариф кызы үз язмышларын 60 ел элек бәйләгәннәр. Чистай районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева Сәмигулла Зариф улы һәм Рауза Гариф кызын никахлашу сараеның тантаналар залында җылы сәламләде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Мусавировлар гүя ирле-хатынлы булып киткән көнгә әйләнеп кайткандай булдылар. Алар өчен Мендельсон маршы яңгырады, 60 ел элек булган кебек, алар бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылык антларын бирделәр, традиция буенча хөрмәтле юбилярларның истәлек китабында кул куйдылар һәм туй вальсында әйләнделәр.
«Бриллиант» юбилярларны котларга балалары, оныклары, оныкчыклары, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наилә Хәйдәрова җыелды. Алар юбилярларга иң җылы һәм ихлас котлауларын җиткерделәр һәм бүләкләрен тапшырдылар.
Сәмигулла Зариф улы 1939 елның 23 ноябрендә, ә Рауза Гариф кызы 1944 елның 28 октябрендә туган. Алар икесе дә Чистай районы Дүрт Өйле авылыннан, күп балалы гаиләләрдән. Ул чордагы барлык балалар кебек, алар да сугыш вакытының барлык авырлыкларын үзләрендә кичергәннәр.
Сәмигулла Зариф улы һәм Рауза Гариф кызы 1962 елның 12 декабрендә өйләнешәләр. Ирле-хатынлы Мусавировлар дүрт бала үстергәннәр: өч кыз һәм бер малай. Бүгенге көндә аларның оныклары Һәм оныкчыклары үсә. Алар ярату, кайгырту һәм игътибар тоеп яшиләр.