«Милосердие» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре озак бергә гомер итүче парларны котладылар

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

Бүген «Милосердие» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу бәйрәм безнең һәрберебезнең дә язмышында үз авырлыклары булуга карамастан барыбызның да кайгырту, дуслык, мәхәббәт һәм аңлауга мохтаҗ икәнлегебезне искә төшерә.

Концерт программасы кысаларында ГХАТ Идарәсе белгечләре Үзәктә реабилитация узучы парларны гаилә юбилейлары белән котладылар, аларга Мактау актлары һәм истәлекле китаплар тапшырдылар. Юбилярларның исемнәре ГХАТ Идарәсе Мактау китабына кертелде.

Гариповлар, Усмановлар, Газиннар, Спирюхиннар, Романовлар, Әхтәмовлар һәм Гайнетдиновлар гаиләләре дистәләгән еллар мәхәббәттә һәм татулыкта яшиләр. Алар барысы да намус белән эшләгәннәр, күп санлы грамоталарга һәм рәхмәт хатларына лаек булганнар.

Хәзер гаилә парлары лаеклы ялда, оныкларын тәрбияләргә булышып яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International