Агымдагы елның 18 декабрендә Биектау районының Суксу авыл Советында хәзерге вакытта Биектау район үзәгендә яшәүче Сафиннар, Рәис һәм Гөлнур гаиләсенә 50 ел тулды.
105 ел дәвамында Россиянең Граждан хәле актларын теркәү бүлекләре берничә үсеш һәм камилләштерү чорын узды. Бу еллар эчендә матур традицияләр урнашып өлгерде, документлар белән эшләү тәҗрибәсе тупланды, аларның уникальлеге һәм бәяләп бетергесезлеге бәяләнде.
ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне алдыннан Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов ГХАТ бүлегенең баш белгече Ләйлә Шәйхетдиновага лаеклы бүләк тапшырды.
18 декабрьдә Россия Федерациясе ГХАТ органнарының оешуына 105 ел тулу һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2016 елның 3нче ноябреннән №1453-V ДС карары белән билгеләнгән «Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәре көне» һөнәри бәйрәм билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошинның ГХАТ органнары хезмәткәрләре көне белән котлавы
Түбән Кама ГХАТ Идарәсе үзенең эшчәнлеген алты дистә ел элек, шәһәр әле поселок булган вакытта башлады. Бу еллар эчендә Никахлашу сараенда бик күп тарихи реквизит, иске фотосурәтләр, ведомство бүләкләре җыелган.
15 декабрьдә Аксубай муниципаль район Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, район мәдәният йорты җитәкчесе Ольга Копанева, Аксубай үзәк район сырхауханә мөдире Алина Маланчева, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова һәм Аксубай район хастаханәсенең табиб-гинекологы Энҗе Низаева ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләсе буенча Аксубай районының 8-10 сыйныф укучылары белән очрашу-әңгәмә оештырдылар.
Бүген – кеше тормышының иң бәхетле мизгелләрен теркәүне һәм иң авыр вакытларында янәшә булуны һөнәрләре итеп сайлаган кешеләр бәйрәме. Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Россия ГХАТ органнарының 105 еллыгына багышланган «ГХАТ: еллар аша караш» дип аталган тантаналы чара узды.
Алтын туй – бер-берсендә бәхет тапкан ике кешенең бәхетле тормышының ярты гасырлык юбилее! Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Николай Романович һәм Любовь Ивановна Филиповларның 50 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.
Николай Максимович һәм Антонина Ивановна гаиләләрен нәкъ 70 ел элек 1952 елның 14 декабрендә Казан шәһәре ЗАГС бүлегендә теркәгәннәр. Халыкта мондый туй «таҗ»дип атала. Әлеге юбилей бәхетле гомер кичерә дип санала!