Бүген – кеше тормышының иң бәхетле мизгелләрен теркәүне һәм иң авыр вакытларында янәшә булуны һөнәрләре итеп сайлаган кешеләр бәйрәме. Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Россия ГХАТ органнарының 105 еллыгына багышланган «ГХАТ: еллар аша караш» дип аталган тантаналы чара узды.
Түбән Кама шәһәре Мэры урынбасары Марина Камелина тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең алдынгы хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләрен тапшырды.
Әлбәттә, ГХАТ – ул кияү белән кәләшләр генә түгел, көн дә җентекләп документлар белән эшлүә дә. Шулай да без горур итеп: «Без бәхет теркибез!» – дип әйтә алабыз.