Яшь парларның гомер буе истә торачак матур көннәре - туй. Барлык яшь парларлар да вакыйганың якты һәм аерым булуын гына түгел, датаның да искә төшерелүен телиләр.
Ялкынлы салкын һава, бәхетле күзләр... Чын мәхәббәт өчен буран да, суыту да комачауламый.2022 елның 22 декабрендә Тантаналар сараенда яңа өйләнешкән 50 парга үз ишекләрен ачты.
21 декабрьдә «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә булдылар.
21.12.2022 елда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә игезәкләр тууы теркәлде. Ике могҗиза – ике матур малай Артур һәм Еатерина Громовлар гаиләсендә булды. Сабыйлар 14 декабрьдә 2 минутлык аерма белән туды.
Яшьлекләрендә яратышып кавышып, күркәм гаилә тормышы төзегән,үзләренә тиң булырлык тормышчан, максатчан балалар үстергән, бүгенге көндә парлы, тыныч картлыкларына, балалар, оныклар бәхетенә, игелегенә шөкрана кылып яшәүче гаиләләр ил күрке. Балтач район җирлегендә дә андый күркәм гаиләләрнең күп булуы сөенечле.
2022нче елның 20нче декабрендә Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 10нчы мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары өчен «Гаиләчек» электив курсы буенча дәрес узды.
19 декабрьдә «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр мэры Линар Закиров Россия Федерациясе Граждан хәле актларын теркәү органнары оешуга 105 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәлен язу идарәсе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
2022 елның 19 декабрендә Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә Николай Иванович һәм Надежда Александровна Тугаевларның алтын туйларын билгеләп үттеләр. Юбилярларны район башлыгы исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова тәбрикләде.
Баулы районының Александровка авылында Әхмәдиевлар гаиләсенең туй юбилее тантанасы узды. Моннан 65 ел элек язмыш Рәис Гани улына һәм Зәния Минһаҗ кызына бөек бүләк ясаган – алар бер-берсен очраткан, шундый зур һәм чиксез дөньяда үзләренең парларын тапкан.
Быел Россия Федерациясендә Гражданлык хәле актларын теркәү органнары оештырылуга 105 ел тулды. Әлеге хезмәткә 1917 елның 18 декабрендә нигез салына.