Матур көнне ГХАТ бүлегендә ике кыз бала тууын теркәделәр. Бу бәхетле вакыйга Чулпан һәм Айгөл Камаловлар, Сергей һәм Ольга Мокеевлар гаиләләрендә була. Бәхетле ата-аналар кызларны Амалия һәм Елизавета дигән матур исемнәр белән атадылар.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гаиләләрне бик җылы котладылар һәм шундый матур көнне теркәлгән сабыйларның бәхетле һәм уңышлы үсәчәгенә ышаныч белдерделәр.
2023 елда да матур саннар комбинациясе аз булмас. Шуларның дүртесе язга туры киләчәк: 02.03.2023, 03.03.2023, 23.03.2023, 05.05.2023. Җәен-07.07.2023. Тагын бер популяр дата 08 июль булачак. Бу гаилә, мәхәббәт көне, шимбә көненә туры килә.