Яңа ел алдыннан һәр кем тылсымчы була ала. ГХАТ Идарәсе коллективы бүген «Кыш бабай бул» акциясенә кушылды.
Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә соклану һәм хөрмәт уята. Балтач районы Шубан авылында яшәүче Равил һәм Рәмзия Кашаполар гаиләсе матур гомер кичергән парларның берсе.
Туй-яшь парлар өчен әһәмиятле һәм онытылмаслык көн. Туй өчен уңайлы һәм матур датаны сайлау ни дәрәҗәдә мөһим? Кемдер бу мәсьәләгә аерым әһәмият бирми, ә кемдер тантананы үткәрү өчен уңайлы көннәр булуына ышана, бу киләчәктә берлек иминлегенә йогынты ясый ала.
22.12.22 көнне «матур» датада Кама Аланы поселогы «Алан» яшьләр үзәгендә никах теркәү тантанасы узды.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Солдатовлар гаиләсенең алтын юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Алтын туй юбилее, бергә яшәүнең илле еллыгы-гаилә тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе!
Чистай ГХАТ бүлегендә 2022 елның 22 декабрендә 500 нче баланың тууын дәүләт теркәве үтте. Чумаковлар гаиләсендә кыз Ева туа!
Бүген – декабрьнең иң матур датасы! Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда үтеп баручы 2022 елның соңгы кабатлана торган икелеләр булган көнендә 12 яшь пар мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерде.
22.12.2022 – узган елның соңгы матур датасы. Бу көнне Бөгелмә районында 10 пар гаилә корган. Шулай ук бу елның 555нче пары никахларын теркәгән.
Матур көнне ГХАТ бүлегендә ике кыз бала тууын теркәделәр. Бу бәхетле вакыйга Чулпан һәм Айгөл Камаловлар, Сергей һәм Ольга Мокеевлар гаиләләрендә була. Бәхетле ата-аналар кызларны Амалия һәм Елизавета дигән матур исемнәр белән атадылар.
Саба муниципаль районы Башкарма комитеты гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге, 2022 ел – Россиядә гражданлык хәле актларын теркәү оешуга 105 ел тулу уңаеннан, «Пар балдаклар» акциясе игълан иткән иде. Акция «Вконтакте» социаль челтәрендә уздырылды.