Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә соклану һәм хөрмәт уята. Балтач районы Шубан авылында яшәүче Равил һәм Рәмзия Кашаполар гаиләсе матур гомер кичергән парларның берсе.
Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң инде 50 ел гомер үтеп киткән. Бу гаиләгә карап, биредә тынычлык хөкем сөрүен, бер-берсенә юл биреп яшәгәнлекләрен аңларга була.
Аларны күркәм бәйрәмнәре белән район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, Шубан авыл Советы башлыгы урынбасары Алсу Зарипова тәбрикләп, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.