Чистай ГХАТ бүлегендә 2022 елның 22 декабрендә 500 нче баланың тууын дәүләт теркәве үтте. Чумаковлар гаиләсендә кыз Ева туа!
Бала табу һәр гаилә тормышында һәрвакыт иң бәхетле һәм якты вакыйга. ГХАТ бүлеге белгечләре яшь әтине Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырып котладылар.