Бөгелмә шәһәре ГХАТында тугызынчы игезәк бала теркәлгән

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

21.12.2022 елда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә игезәкләр тууы теркәлде. Ике могҗиза – ике матур малай Артур һәм Еатерина Громовлар гаиләсендә булды.  Сабыйлар 14 декабрьдә 2 минутлык аерма белән туды.

Алага Владимир һәм Дмитрий дип исем куштылар. Беренче документларны – туу турында таныклыкларны тапшырганда, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ата-аналарны чын күңелдән бәхетле вакыйга белән котладылар, аларга иминлек, бәхет, игелек һәм балалар тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International