Чүпрәле районы ГХАТ бүлегенә профориентацион экскурсия

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

21 декабрьдә «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә булдылар. Бүлек начальнигы Альбина Шерали кызы экскурсияне быел 105 еллык юбилеен билгеләп үткән ЗАГС органнары тарихыннан башлады, ЗАГС органнарының төп эш юнәлешләре, һәр кеше тормышында нинди роль уйнавы турында сөйләде, чөнки нәкъ менә биредә иң мөһим вакыйгалар теркәлә.

Балалар архив язмаларын карый алдылар, гасырлар элек теркәлү китапларының нинди булуын, бүгенге көндә Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенең ничек башкарылуын белделәр. Әңгәмә ахырында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

 Шулай ук экскурсиядә Чүпрәле районы Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Гафарова Роза Мөдәрис кызы да катнашты. Ул балаларны Пенсия фонды тарихы һәм аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре, булачак пенсияне формалаштыру принциплары белән таныштырды. Соңыннан Роза Мөдәрис кызы балаларга «булачак пенсия турында: уку һәм тормыш өчен» дигән дәреслек тапшырды. Балалар теләсә кайсы вакытта дәреслекләр битләренә карап кирәкле барлык мәгълүматны ала алачак.

Экскурсия ахырында җитәкчеләр балаларга татлы Яңа ел бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International