Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаиләчелек» электив курсы буенча дәрес узды

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

2022нче елның 20нче декабрендә Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 10нчы мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары өчен «Гаиләчек» электив курсы буенча дәрес узды.

"Минем булачак гаиләм" темасы буенча дәресне укытучы Елена Вәлиева уздырды. Башта балалар ни өчен хәзерге җәмгыятьтә бәхетле гаилә төзүнең авыр булуы турында фикер алыштылар. Алар булачак тормыш иптәшләренең психологик портретларын төзеделәр, гаилә сүзе белән синквейннар яздылар.

Укытучы балаларга бөек язучыларның тормышы мисалында бәхетнең төрле булуын, бәхетле гаилә кору өчен бертөрле күрсәтмәләр юклыгын аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International