Бөгелмә шәһәренең никахлашу сараенда Тугаевларны алтын юбилейлары белән котладылар

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

2022 елның 19 декабрендә Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә Николай Иванович һәм Надежда Александровна Тугаевларның алтын туйларын билгеләп үттеләр. Юбилярларны район башлыгы исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова тәбрикләде.

«Сезнең эчкерсез мәхәббәтегез һәм бер-берегезгә тугрылыгыгыз вакыт сынавын үтте һәм бүген без сезгә яшь буынга яхшы үрнәк күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәбез». Истәлекле вакыйга уңаеннан, юбилярларның исемнәре Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына кертелде.

Юбилярлар Бөгелмә районының Иске Сумароково авылында туып-үскән, бер сыйныфта укыган. Ирле-хатынлы булгач та алар туган җирләренә тугры калганнар. Николай Иванович ЭЭМ ветераны. Надежда Александровна хатын-кыз өчен бик сирәк һөнәр иясе – итекче.

Николай Иванович һәм Надежда Александровна Тугаевлар Елена һәм Светлана исемле ике кыз үстерәләр. Юбилярларның дүрт оныгы һәм оныкчыклары – Ваня да бар инде.

Подгорный авыл җирлеге башлыгы Марат Мөбәрәкшин юбилярларны истәлекле вакыйга белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International