50 ел бергә гомергә

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Яшьлекләрендә яратышып кавышып, күркәм гаилә тормышы төзегән,үзләренә тиң булырлык тормышчан, максатчан балалар үстергән, бүгенге көндә парлы, тыныч картлыкларына, балалар, оныклар бәхетенә, игелегенә шөкрана кылып яшәүче гаиләләр ил күрке. Балтач район җирлегендә дә андый күркәм гаиләләрнең күп булуы сөенечле.

Балтач бистәсендә яшәүче Мөнҗия һәм Рәис Закировлар гомерлек бәхет нигезләренең тәүге ташларын 1972 елның 3 декабрендә салалар. Парлы тормыш бәхетен гомерлек юлдашлары иткән Закировлар гаиләсен район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закировалар алтын туйлары белән котлап истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International