ГХАТ органнарының 105 еллыгына багышланган һөнәри осталык республика конкурсына йомгак ясалды

2022 елның 16 декабре, җомга

18 декабрьдә Россия Федерациясе ГХАТ органнарының оешуына 105 ел тулу һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2016 елның 3нче ноябреннән №1453-V ДС карары белән билгеләнгән «Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәре көне» һөнәри бәйрәм билгеләп үтелә.

Бу вакыйгага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 18нче июленнән № 692 карары нигезендә «Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы» республика бәйгесен үткәрү багышланган иде.

Республика конкурсы ГХАТ органнарының алдынгы тәҗрибәсен тарату, җәмгыятьтә гаилә ролен һәм абруен арттыру, гражданлык хәле актларын теркәү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең мәдәниятен һәм сыйфатын күтәрү, иң яхшы һөнәри белемгә һәм күнекмәләргә ия белгечләрне ачыклау һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә.

Конкурста Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү органнарының 80нән артык хезмәткәре катнашты. Конкурста җиңүчеләр:

- «Никахлашу тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә:

1 нче дәрәҗә лауреат – Мостафина Э.Р., Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе;

2 нче дәрәҗә лауреат – Хәбирова Л.Х., Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең баш белгече;

3 нче дәрәҗә лауреатлар – тантананы алып баручылар Мишина С.В. һәм Ильин И.В., Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ Идарәсенең баш белгече һәм 1 категорияле документ белгече;

– «Исем бирү тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә:

1 нче дәрәҗә лауреат – Фазлыева Э.В., Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ Идарәсенең баш белгече;

2 нче дәрәҗә лауреат - Вәлиева А.Р., Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ Идарәсенең баш белгече;

3 нче дәрәҗә лауреат – Миннегалямова Е.Я., Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе;

- «Гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә:

1 нче дәрәҗә лауреат – Кәлимуллина Р.Р., Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ идарәсенең әйдәп баручы белгече;

2 нче дәрәҗә лауреат – Мирзиянова А.Д., Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсенең техник хезмәт күрсәтү буенча әйдәп баручы белгече;

3 нче дәрәҗә лауреат – Маркелова Г.А., Арча муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегенең баш белгече.

«Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы» Республика конкурсы лауреатларын чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International