Тугрылык - ВИЧ-инфекцияне профилактикалау чараларының берсе

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

15 декабрьдә Аксубай муниципаль район Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, район мәдәният йорты җитәкчесе Ольга Копанева, Аксубай үзәк район сырхауханә мөдире Алина Маланчева, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова һәм Аксубай район хастаханәсенең табиб-гинекологы Энҗе Низаева ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләсе буенча Аксубай районының 8-10 сыйныф укучылары белән очрашу-әңгәмә оештырдылар. Мондый чараларның максаты - традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм популярлаштыру, сәламәт, куркынычсыз яшәү рәвеше. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова үз чыгышында укучыларның игътибарын гаилә институтын ныгыту, мәхәббәт һәм тугрылык кебек гаилә кыйммәтләрен саклау ВИЧ-инфекцияне профилактикалау чараларының берсе булуына юнәлтте. Соңыннан очрашуда катнашучыларга «ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча» брошюралары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International