Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сез һәр кеше язмышындагы иң мөһим вакыйгалар турында документаль мәгълүмат бирүче, җәмгыять өчен иң әһәмиятле һәм кирәкле дәүләт институтларының берсен тәшкил итәсез.
105 ел элек, 1917 елның 18 декабрендә, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы «Гражданлык никахы турында, балалар турында һәм актлар китапларын алып бару турында» Декрет кабул итә.
Бүген республиканың гражданлык хәле актларын теркәү органнары – заманча учреждениеләр, алар динамик рәвештә үсә, үз эшләренең формаларын һәм ысулларын даими камилләштерә, цифрлы трансформация программаларын тормышка ашыруда актив катнаша, дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең алдынгы электрон сервисларын гамәлгә кертә.
ГХАТ хезмәте иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлектә гаилә институтын, ата-ананың җаваплылыгын һәм күпбалалыкны пропагандалау белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә киң катнаша.
Тармакның кадрлар потенциалы, иҗади илһамы һәм эшкә тугрылыгы киләчәктә дә гаилә абруен күтәрүгә, гаилә-демографик процессларны оптимальләштерү мәсьәләләрендә ГХАТ органнарының ролен көчәйтүгә хезмәт итәчәк, дип ышанам.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм яңа һөнәри уңышлар телим.
Татарстан Республикасы
Премьер-министры А.В. Песошин