«ГХАТ: еллар аша караш» дип аталган тантаналы чарада Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда ретро-музей эшләде

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама ГХАТ Идарәсе үзенең эшчәнлеген алты дистә ел элек, шәһәр әле поселок булган вакытта башлады. Бу еллар эчендә Никахлашу сараенда бик күп тарихи реквизит, иске фотосурәтләр, ведомство бүләкләре җыелган. Бу искиткеч табышларга без «Ретро-Музей» ярдәмендә икенче тормыш бирә алдык. «Ретро-Музей» Россия ГХАТ органнары оешуга 105 ел тулу алдыннан Никахлашу сараеның бер залында оештырылган иде.

«ГХАТ: елар аша караш» дип аталган бәйрәм чарасы кунаклары күргәзмә экспонатларына битараф кала алмадылар – өлкән буын үзенең яшьлеген искә төшерде, яшьләр теге яки бу әйбернең нәрсә өчен кулланылганын белергә тырыштылар.

Түбән Кама ГХАТ органы ветераннары иң оста белгечләр булып чыкты. Алар үзләрен иске фоторәсемнәрдә табып, яңадан күңелләренә кадерле вакытларга әйләнеп кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International