Биектау районыннан Сафиннар гаиләсендә «aлтын» юбилей

2022 елның 18 декабре, якшәмбе

Агымдагы елның 18 декабрендә Биектау районының Суксу авыл Советында хәзерге вакытта Биектау район үзәгендә яшәүче Сафиннар, Рәис һәм Гөлнур гаиләсенә 50 ел тулды.

Яшь чакта кабызылган гаилә утын гомер буе саклап кала алдылар, өч балага яхшы тәрбия бирделәр, аларның һәркайсы тормышта үз урынын тапты, барысының да үрнәк гаиләләре бар. Тату гаиләнең нигезе - эчкерсезлек, мәхәббәт, ышаныч һәм тугрылык. Алтын туйга бер-береңне аңлау һәм саклау белән генә ирешеп була - бу аларның төп кредосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International