Россия Федерациясе гражданы паспортын алу – шәхеснең Россия дәүләтенә керүен раслаучы төп документ – югары дәрәҗә һәм бер үк вакытта җаваплылык. Бүген 12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Сарман район Советының утырышлар залында район башлыгы Фәрит Хөснуллин Россиянең 10 яшь гражданына паспортлар тапшырды.
Чара алдыннан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова укучылар белән район башлыгы кабинетында, гражданлык хале актларын теркәү, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе бүлекләрендә әңгәмә һәм экскурсия үткәрде. Россия Федерациясе Конституциясе, вәкиллекле һәм башкарма хакимият, Дәүләт флагы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гербы, Сарман муниципаль районының флагы һәм гербы белән таныштырды.
Видеоконференция режимында республика һәм ведомство утырышлары уза торган кече утырышлар залын күрсәтте. Укучылар Район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, аларга Фәрит Мөнәвир улы бик теләп җавап бирде. Ул билгеләп үткәнчә, тормышта максатлар кую һәм күп эшләргә кирәк. Балаларга уңышлар, сәламәтлек һәм ныклы дуслык теләде.