Мобилизацияле гражданның никахын теркәү

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Декабрь башыннан Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 39 пар гаиләләрен теркәделәр. Бүген, 2022 елның 13 декабрь аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә мобилизацияле гражданин Розинкин Александр Владимир улы һәм Ракашева Людмила Александр кызының никахлашу тантанасы узды.

ГХАТ Идарәсе мобилизациягә ләккән гражданнарга һәрвакыт гаилә кору мәсьәләсендә ярдәм итә. Мобилизация игълан ителгәннән соң 14 атна эчендә районда 21 пар никахларын теркәгәннәр.

ГХАТ идарәсе белгечләре яшьләрне никахлашу көне белән котлый! Йортыгыз тулы шатлык булсын, балалар көлүе яңгырасын һәм һәрвакыт иман, өмет һәм мәхәббәт яшәсен! Шулай ук сугышка киткән ир-егетләребезгә, уңышлар, сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International