Чистай Никахлашу сараенда көмеш туй билгеләп үттеләр

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Чирек гасыр дәвамында Гөлнара һәм Ленар Шагиевлар мәхәббәт, тугрылык һәм татулыкта яшиләр. 12 декабрьдә алар гаилә тормышының көмеш юбилеен билгеләп үттеләр.

25 ел элек булган кебек, кияү белән кәләш Чистай никахлашу сараена килделәр. Кунаклар Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең тантаналы теркәү залында Гөлнара Фидаил кызы һәм Ленар Ирек улын җылы алкышлар белән каршы алдылар.

Алар, вакыт узып та хисләре суынмаган, ә көчлерәк була баруы турында әйттеләр. Бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылык билгесе итеп, пар көмеш балдаклар алмаштылар, аннары туй вальсында әйләнделәр. Тантаналы теркәүдә Шагиевлар гаиләсенең ничек тууы һәм үсүе турында искә төшерделәр. Ир белән хатын үз чиратында озын һәм бәхетле гаилә тормышы серләрен ачтылар, аннары «Юбилярларның мактаулы китабына» кул куйдылар.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева юбилярларга иң изге теләкләр белән мөрәҗәгать итеп, истәлекле бүләк тапшырды. Бу көнне Гөлнара һәм Ленар Шагиевлар балалардан һәм хезмәттәшләреннән котлаулар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International