Кайбыч районында елның соңгы язылышу тантанасы узды

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Яңа өйләнешүчеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән аның урынбасары Рәмис Хәялиев котлады. Ул яшьләргә Кайбыч районы барлыкка килү хөрмәтенә медаль, котлау открыткасы һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Яшь гаилә район үзәгендә төпләнергә планлаштыралар. Быел 41нче булып теркәлгән бу пар агымдагы елның туй тантаналарын төгәлли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International