Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаиләчелек» электив курсы буенча дәрес узды

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 25нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучылары өчен «Гаиләчелек» дәресе узды.

Дәресне педагог Николай Петров үткәрде. Ул укучыларга гаиләдә мөнәсәбәтләр төзү модельләре турында сөйләде һәм балаларны тулы гаиләләрдә тәрбияләүнеең әһәмиятлеген аңлатты.

Дәрес ахырында тантаналар бүлеге җитәкчесе Лилия Павлова укучыларга ГХАТ Идарәсенең эшчәнлеге һәм Никахлашу сараенда үткәрелә торган тантаналар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International