Айбаш авылыннан Гомәр Васил улы һәм Хәлисә Галләм кызы Ситдыйковлар гаиләсе өчен үтеп баручы ел юбилей елы булды. Алар бергә яшәүнең 60 еллыгын билгеләп үттеләр. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшлиләр. Берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнәләр.
Өч кыз үстереп, оныкларын тәрбияләүдә булышалар. Тормыш сынауларын үтеп, гаилә кыйммәтләрен кадерләп саклап, алар үз балалары өчен генә түгел, авылдашлары өчен дә үрнәк гаилә булып торалар.