Инвалидлар ункөнлеге кысаларында «Гаиләчелек» электив курсы буенча дәрескә Никахлашу сараена сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Түбән Кама медицина көллияте студентлары килде. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән студентлар махсус сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен ачылган массаж курсында белем алалар.
Дәресне укытучы-психолог Гүзәл Анатолий кызы Бутякова үткәрде. Ул студентларны төркемнәргә аерды. Алар барлык тәкъдим ителгән мәсьәләләр буенча актив фикер алыштылар. Дәрестә ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Ислам кызы Сәгыйтова һәм «Гаиләчелек» курсы кураторы Рометта Сәлим кызы Байбулатова катнаштылар.
Студентларның дәрес өчен махсус сәнгать номерлары әзерләп килүләре оештыручылар өчен искиткеч сюрприз булды.