Бүген, 6 нчы декабрь көнне, 2 нче Урыссу урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә булдылар.
Экскурсияне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова үткәрде. Экскурсиядә укучылар быел 105 еллык юбилеен билгеләп үтүче ГХАТ органнарының барлыкка килү тарихы, төп эш юнәлешләре, һәр кеше тормышында нинди роль уйнавы турында белделәр, чөнки нәкъ менә биредә иң мөһим вакыйгалар теркәлә. Гүзәлия Фәхертдинова укучыларга гражданлык хәленең барлык үзгәрешләре дә теркәлергә тиешлеген аңлатты. Әңгәмә барышында ул «ЕГР ЗАГС» федераль дәүләт информацион системасының барлыкка килүе турында сөйләде. Анда эшләүнең өстенлекләренә, халыкның бердәм реестрын формалаштыруда ГХАТ органнарының роленә аерым игътибар бирелде.
Гүзәлия Фәхертдинова укучыларга гражданлык хәле актлары теркәлгән китаплар саклана торган архивны күрсәтте. Акт язуларының кайда һәм ничек саклануы, гасыр элек теркәү китапларының нинди булуы, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу ни рәвешле башкарылуы турында сөйләде. Экскурсия вакытында, укучылар үзләренең туу турында язмаларын эзләү белән кызыксындылар.
Өлкән сыйныф укучылары ГХАТ бүлегендә күп еллар законлы никахта яшәгән юбилярларны котлау тантаналары үткәрелүен белделәр. Гүзәлия Сәгадәтулла кызы яшьләрнең никахка һәм гаиләгә җаваплы мөнәсәбәте темасына кагылды, гаилә һәм әхлакый кыйммәтләр, балаларны тулы гаиләдә тәрбияләүнең әһәмияте турында сөйләде. Әңгәмә ахырында укучыларның сорауларына җавап биреп, үзара аңлашуга һәм килешүгә нигезләнгән ныклы һәм тату гаиләләр булдырырга, гаилә тарихы белән кызыксынырга, төрле буын гаилә әгъзаларын берләштерүче һәм балаларны тәрбияләүнең бәяләп бетергесез тәҗрибәсен җиткерергә ярдәм итүче гаилә юбилейларын билгеләп үтәргә чакырды.