Бөгелмә ГХАТ бүлегендә Еимовлар гаиләсен котладылар Алтын туй белән

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

7 декабрьдә Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә алтын юбилярлар -  Ефимовлар гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды. Вера Ивановна Һәм Евгений Ивановичны алтын туйлары белән Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова котлады, шәһәрнең Мактау билгесен һәм район башлыгының котлау адресын тапшырды.

«Сезнең гаиләгез - яшь гаиләләребез өчен чын мәхәббәтенең, гаилә бәхетенең лаеклы үрнәге», - диде җитәкче аларга мөрәҗәгать итеп. Юбилярлар фикеренчә, озын гомерле никах сере - бер-береңә ышаныч һәм бер-береңә хезмәт итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International