Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова «Гаиләчелек» курсы буенча дәресләр алып баручы укытучыларның координацион советы утырышында катнашты.
Утырышта дәресләрен балалар өчен кызыклы итеп алып баручы һәм эшләрен чын күңелдән яратучы иң яхшы укытучылар бүләкләнде. Совет ахырында барлык укытучыларга алга таба да эшләрен уңышлы алып баруларын теләделәр. Киләчәктә укучыларының ныклы һәм тату гаиләләр төзүе һичшиксез бу эшнең иң яхшы нәтиҗәсе булачак .