ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Нәкъ 80 ел элек-1943 елның 2 февралендә совет гаскәрләре тарихта иң мөһим сугышларның берсе булган Сталинград сугышында җиңү яулый. Хәрби дан көнендә Тукай районы ГХАТ бүлеге тарафыннан Россиянең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру оештырылды.

2023 елның 2 февралендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары танышу экскурсиясенә чакырылды.

2023 елның 2 февралендә Сапожниковлар гаиләсе Арсентий Степан улы белән Альбина Александр кызының гаилә тормышының ярты гасырлык юбилее, «алтын» туйлары булып узды.


1
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның гыйнварында Буа муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 21 яңа туган бала теркәлгән, шуларның 10сы-малай һәм 11е-кыз. Яңа туган балалар структурасы буенча 5 бала – беренче, 8 – икенче, 3 – өченче, 5 – дүртенче һәм аннан да күбрәк бала. 5 балага карата аталык урнаштырылган.

Туган балаларның 7 – малайлар, 6 – кызлар. 4 бала гаиләдә беренче булып, 2 – икенче, 5 өченче булып, 1 – дүртенче, 1-бишенче булып туды.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гыйнвар аена нәтиҗәләр ясады. Яңа елның беренче ае Мамадыш төбәгенә 7 бала бүләк итте. Туган  баланың – бишесе кыз бала, икесе малайлар. Ике бала гаиләдә икенче булып аваз салган, ике бала – өченче, бер бала дүртенче, һәм ике бала бишенче.


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Гыйнвар аеның соңгы көнендә Баулы районы ГХАТ бүлегендә Хөснетдиновлар гаиләсендә бишенче баланың тууы теркәлде. Сабыйның әти-әнисе Рәмис Илшат улы һәм Гөлназ Фәрит кызы Александровка авылында яшиләр. Алар яңа туган улларына Эмиль исемен куштылар.

2023 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 144 туу турында акт теркәлгән, шуларның 3се игезәк. Яңа туган сабыйларның гомуми саныннан 63 малай һәм 81 кыз теркәлгән. 15 балага карата аталык актлары төзелгән.

Гаилә тормышы юбилярларын авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде.

Беренче нәтиҗәләр ясыйбыз! Гыйнвар аенда эш көннәре аз булуга карамастан, Түбән Кама муниципаль районында 77 никах теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International