Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гыйнвар аена нәтиҗәләр ясады. Яңа елның беренче ае Мамадыш төбәгенә 7 бала бүләк итте. Туган баланың – бишесе кыз бала, икесе малайлар. Ике бала гаиләдә икенче булып аваз салган, ике бала – өченче, бер бала дүртенче, һәм ике бала бишенче.
Мамадыш әти-әниләре сабыйларына Таһир, Арслан, Евдокия, Ясминә, Лиана, Зәринә, Райана кебек күркәм исемнәр сайлаган. Иң яшь әниебезгә һәм әтиебезгә –23 шәр яшь тулган. Иң өлкән әнигә – 45, ә иң өлкән әтигә – 46.
Мамадышның 5 пары Яңа елны яңа тормышка аяк басып каршы алырга карар кылган. Гыйнвар аенда Язылышу сараенда 5 гаиләгә Мендельсон маршы яңгырады. Иң яшь кәләшкә 21 яшь тулган булса, иң яшь кияүгә 20 тулган. Иң өлкән кәләшкә – 31, ә кияүгә – 33. Әйтергә кирәк, язылышучыларның барысы өчен бу беренче никахлары.