Алексеевск районында «алтын» юбилярларны котладылар

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

2023 елның 2 февралендә Сапожниковлар гаиләсе Арсентий Степан улы белән Альбина Александр кызының гаилә тормышының ярты гасырлык юбилее, «алтын» туйлары булып узды. Бәхетле юбилярларны өч балалары, унбер оныклары һәм җиде оныкчыклары шатландырып яшиләр.

Юбилярларны ГХАТ бүлеге мөдире Бакеева Галина Валерьевна җылы итеп тәбрикләде, ныклы саулык, бер-берсен сөеп һәм сөелеп яңа туган көнгә шатланып яшәргә теләде. Иң изге теләкләр белән бергә Алексеевск районы башлыгы исеменнән котлау юлламасы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International