Нәкъ 80 ел элек-1943 елның 2 февралендә совет гаскәрләре тарихта иң мөһим сугышларның берсе булган Сталинград сугышында җиңү яулый. Хәрби дан көнендә Тукай районы ГХАТ бүлеге тарафыннан Россиянең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру оештырылды.
Паспорт алу – һәр кеше тормышында төп һәм дулкынландыргыч вакыйга. Чөнки паспорт-ул гражданлык җитлеккәнлеген һәм җаваплылыгын раслый. Чарада Тукай районы буенча Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Гавариев Айрат Фәрит улы катнашты. Ул яшь тукайлыларга Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары булырга, уңышлары белән республиканы һәм районны данларга теләде.