Баулы районының Александровка авылында Хөснетдиновлар гаиләсендә бишенче бала туды

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Гыйнвар аеның соңгы көнендә Баулы районы ГХАТ бүлегендә Хөснетдиновлар гаиләсендә бишенче баланың тууы теркәлде. Сабыйның әти-әнисе Рәмис Илшат улы һәм Гөлназ Фәрит кызы Александровка авылында яшиләр. Алар яңа туган улларына Эмиль исемен куштылар. Эмиль исеме латин теленнән алынган һәм «тырыш» дип тәрҗемә ителә. Яңа туган Эмильнең өч абыйсы һәм бер апасы бар – 12 яшьлек Камил, 9 яшьлек Рамил, 6 яшьлек Фәнил һәм 3 яшьлек Ясминә.

Бу көнне Баулы районы ГХАТ бүлеге тагын 2 сабыйның тууы теркәлде. Карен Гарникович һәм Ани Вазгеновна гаиләсендә уллары Артем туган, ә Олег Викторович һәм Лилия Миргасимовна гаиләсендә кызлары Кристина туган.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова бәхетле гаилә башлыкларын балалары туу белән котлады, яңа туган сабыйларның беренче документын – туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән котлау хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International