Гаилә тормышы юбилярларын авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Шулай итеп, Нурлат муниципаль районы Якушкино авылда Район башлыгы урынбасары Линар Нурислам улы Маняпов катнашында Ермилов Владимир Василий улын һәм Лидия Николай кызын «алтын» туйлары белән котладылар һәм аларга истәлекле бүләк тапшырдылар.