Гыйнвар аенда Түбән Кама муниципаль районында 77 пар өйләнешкән

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Беренче нәтиҗәләр ясыйбыз! Гыйнвар аенда эш көннәре аз булуга карамастан, Түбән Кама муниципаль районында 77 никах теркәлгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Дәүләт хезмәтләре порталы аша бу айда Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда туй тантаналарын уздыру өчен 185 пар гариза биргән. Яшьләрне бигрәк тә «матур» даталар кызыксындыра, алар быел һәр айның 23нче көненә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International