2023 елның 8 февралендә Балык Бистәсе поселогында халык җыены булып узды. Анда Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Вәлиуллов Рөстәм Фәйзрахман улы, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Ислямов Радик Рамис улы катнашты.
Бергә яши башлаганчы ук гаилә бюджетын алып барырга өйрәнү кияү белән кәләш өчен начар булмас иде. Гаилә конфликтларын чишә белү, ызгышларны ачыктан ачык сөйләшүгә әверелдерү дә яхшы осталык булыр иде.
Бүген, 2023 елның 7 февралендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г. Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина, район башлыгы М.З. Шәйдуллин, «Татнефть» ГАҖнең социаль үсеш буенча гендиректор урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Р.Н. Мөхәмәдиев катнашында Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең яңа бинасын ачу тантанасы булды.
2023 елның 6 февралендә атналык оператив киңәшмәдә Татарстан Республикасы Ютаза муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова 2022 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында чыгыш ясады.
2023 елның 6 февралендә Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Гаилә тәрбиясе әлифбасы курсы кысаларында, өлкән сыйныф укучылары белән очрашу узды.
Ел башы районда гаилә тормышы юбилярларын котлауга бай булды. Гыйнварда барлыгы 11 пар 50, 55, 60 ел бергә яшәвен билгеләп үтте.
Гаилә корырга беренче булып ешрак ир-атлар тәкъдим ясаса, аерылышуларның инициаторы булып күбрәк хатын-кызлар тора. Димәк, тормыш кыенлыкларын җиңеп чыгу һәм нәтиҗәдә гаиләне саклап калу - хатын-кызлар эше.
Туй көне гашыйкларның тормышындагы иң дулкынландыргыч көн. Әгәр дә сез булачак туй тантанагызга әзерләнгәндә бер генә мөһим сорауны дә күздән ычкындырмаска телисез икән, без булачак яшь парлар өчен консультациягә килергә киңәш итәбез. Мондый очрашулар шимбә көнне Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда уза.
Тормыш тиз һәм туктаусыз оча. Алтын юбилей, гаилә тормышының илле еллыгы-туктап калган елларга борылып карарга сәбәп. Бу бик матур дата, арадаш чик һәм йомгак ясау гына түгел, киләчәккә планнар, яңа өметләр, шулай ук якын дуслар һәм туган кешеләр белән очрашырга бик яхшы сылтау.
Казанның ирле-хатынлы Хәкимуллиннар Абдулла Сөнгат улы һәм Роза Гафуровна һәм Майоров Иван Николаевич һәм Зоя Матвеевна гаиләнең 50 еллык юбилее уңаеннан ЗАГС бүлегендә булдылар: һәр пар нәкъ ярты гасыр өйләнештеләр.