Бергә яши башлаганчы ук гаилә бюджетын алып барырга өйрәнү кияү белән кәләш өчен начар булмас иде. Гаилә конфликтларын чишә белү, ызгышларны ачыктан ачык сөйләшүгә әверелдерү дә яхшы осталык булыр иде.
Мәктәп программасында, кызганычка каршы, гаилә тормышы турында дәреслекләр юк. Алтернатива сыйфатында Түбән Кама укытучылары ГХАТ Идарәсе белән берлектә, 10 ел элек «Гаиләчелек» электив курсын башлап җибәрделәр. Аның кысаларында өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар өчен Никахлашу сараенда гаилә турында дәресләр үткәрелә.
Бүген укытучы Эльмира Гыйльметдинова белән Политехника колледжы студентлары бездә кунакка булдылар. Алар «Мәхәббәт нинди була?» – кебек күп кенә сорауларга җаваплар эзләделәр.