Гаиләләрне котлау

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

2023 елның 8 февралендә Балык Бистәсе поселогында халык җыены булып узды. Анда Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Вәлиуллов Рөстәм Фәйзрахман улы, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Ислямов Радик Рамис улы катнашты.

Җыен ахырында бүләкләү тантанасы булды. 50 ел бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләделәр. Пулатовлар, Габдулхаковлар, Романовлар гаиләләре үзара мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып тора.

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Ислямов Р.Р. һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Р. Ф. Вәлиуллов гаиләләрне котладылар һәм нык сәламәтлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International