2023 елның 6 февралендә атналык оператив киңәшмәдә Татарстан Республикасы Ютаза муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова 2022 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул 2021 елга караганда туучылар санының артуы һәм үлүчеләр санының кимүе турында билгеләп үтте. "Туган балаларның 62се- малайлар, 72е-кызлар. Бер пар игезәкнең тууы теркәлде. Туу структурасында беренче балалар-36%, икенче балалар өлеше 25% тәшкил итә. Күп балалы гаиләләр саны 37гә арткан. Иң популяр исемнәр – Самира, Софья, Амелия, Ясминә, Ралина, малайлар өчен-Артем, Тимур, Камил, Радмир, Әмир, Әскәр. Сирәк кенә исемнәр: Севастьян, Сөләйман, Әлдинә, Илан, Осман, Гордей, Эльман, Кемаль, Наргиз.»