2023 елның 6 февралендә Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Гаилә тәрбиясе әлифбасы курсы кысаларында, өлкән сыйныф укучылары белән очрашу узды.
Бүлек җитәкчесе Элла Демченко 5нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучыларына гаиләнең рухи кыйммәтләре, мәхәббәт һәм гашыйк булу турында сөйләде. Балалар актив рәвештә әңгәмәгә керделәр һәм гаиләдәге бәхетле мөнәсәбәтләрнең төп компонентлары турында белделәр. Четерекле сорауларга җавап биреп, балалар уңышлы, тотрыклы гаилә моделен төзеделәр һәм камил ир белән хатын образларын ясадылар.